Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч хуҗабикәләренә самса рецепты тәкъдим итәбез

Тәмле булсын!

Кирәк булачак: 
1 стакан салкын су; 400 г он; 100 г акмай (сливоч. масло); 500г тирәсе тавык ите; 1 суган; 1 йомырка; 1 аш кашыгы кунжут симәнкесе.

Эш барышы:
Бөтен ингредиентлар да салкын булырга тиеш.
Онны илибез, тоз кушабыз. Онның уртасына чокыр ясап кайнаган салкын су салабыз. Камыр басабыз, ярты сәгатькә суыткычка куябыз.
Итне шакмаклап турыйбыз, күп итеп суган турыйбыз, тоз, борыч кушып болгатабыз. Эчлек әзер.
Камырны 4 өлешкә бүләбез, һәрберсен җәябез. Беренче җәемне эретелгән акмай белән майлыйбыз. Өстенә икенче җәемне куябыз, шулай бөтен калган җәем белән дә эшләп бетерәбез. Артык тыгыз итмичә рулет кебек төрәбез. 3-4 см тирәсе өлешләргә кисәбез. Кискән ягын аска каратып, кечкенә җәемнәр җәябез. Эчлекне салабыз. Зур булмаган өчпочмак ясыйбыз. Майлы табага бөргән өске ягын аска каратып тезәбез. Самса өстенә йомырка сөртәбез, кунжут симәнкесен сибәбез.
200 градуслы мичтә 40 минут пешә. Табынга җылы килеш бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рецептлар