Питрәч кинотеатрында ремонттан соң инде 5 мең тамашачы булган
Яңартылган кинотеатр бу елның гыйнварында эшли башлады.
Район халкы кинотеатрга еш һәм бик теләп йөри. Ел башыннан инде 354 сеанс күрсәтелгән, аларга 5154 кеше килгән. Кинотеатрда 2021 елда капиталь ремонт үткәрелде һәм хәзер тамашачыларга бинада булу күпкә уңайлырак.

Бу хакта Питрәчтә узган семинар-киңәшмәдә әйтелде. Чарада Татарстанның район кинотеатрлары эше турында фикер алыштылар.

Питрәч кинотеатрына, нигездә, яшьләр йөри. 14-22 яшьлек тамашачылар актив рәвештә «Пушкин картасы» буенча билетлар сатып ала башлаганнар. Февраль аеннан аның буенча кинотеатрга 856 кеше килгән.

Берничә ел дәвамында 2018-2020 елларда Питрәч районы кинотеатры өч тапкыр рәттән Татарстан Республикасында киноучреждениеләрнең эш нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы муниципаль цифрлы кино залы»н оминациясендә җиңүче булды. Хәзер ул «Татаркино» фильмнары күрсәтелгән иң яхшы цифрлы кинозал булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia