Питрәч командасы – иң иҗади командаларның берсе
Кукмарада «Итек фест» киез итекләр фестивале узды, анда беренче тапкыр питрәчлеләр дә катнашты.
Безнең районның «Алга» командасы яшьләр эшләре һәм мәдәният бүлегенең иң актив вәкилләреннән тора иде. Ул «Иң иҗади команда» номинациясендә өченче урынны яулады. Питрәчлеләр актив, энергияле булулары белән аерылып тордылар.
Фестиваль безгә бик ошады. Ул яшьләр өчен, иҗади фестиваль, анда спорт ярышлары да булды. Без үзебезнең команданы бик матур һәм күңелле тәкъдим иттек. Без «Сагынам сине, Питрәч» җырына чыктык. Шулай ук чыршы янында зур интерактив үткәрдек, шул рәвешле җыелганнарның күңелен күрдек. Барысы да биеделәр һәм безнең белән бергә җырладылар, - дип сөйләде Алена Гаврилова.
«Итек фест» киез итекләр фестивале ел саен оештырыла, ул үзенең кунакларына халык гореф-гадәтләре һәм һөнәрчелеге мохите тудыра, анда итек, кул эшләнмәләре, савыт-саба, сувенирлар, авыл хуҗалыгы продуктлары ярминкәсе оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа