Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч кырларында бөртекле һәм техник культураларны урып-җыю тәмамланды

Җәй коры һәм эссе булуга карамастан, кайбер хуҗалыкларда уңыш начар түгел.

Урып-җыю нәтиҗәләре буенча лидерларның берсе - «Шәле-Агро» ҖЧҖ, аны Радик Мәүлиев җитәкли.

Безнең басуларда барлыгы 4041 гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп алырга кирәк иде, - дип сөйли хуҗалыкның баш агрономы Илгиз Лотфуллин. - Хуҗалык буенча гектардан уртача уңыш 26,3 центнер тәшкил итте. Арпа - 28,7, сабан бодае - 26,0, көзге арыш - 22,6, көзге бодай – 22,2 центнер уңыш бирде. Барысы 16620 тонна ашлык суктырдылар. Дәүләткә 5364 тонна тапшырылган. Гомумән, һава торышы катлаулы булуга карамастан, игенчеләребез үз вазыйфаларын уңышлы башкарып чыкты. Хәтта комбайннар да кышкы саклауга куелган инде.
Нәтиҗәләр дә ясалды. Сезон нәтиҗәләре буенча беренче урынны Рәшит Гыйниятов яулады, ул 1670 центнер суктырды, икенче урында - Фәрдүс Миндубаев – 1559 центнер. Машина йөртүчеләр арасында 3025 тонна ашлык ташыган Рәдиф Әхмәтшин лидер булды.
Хәзерге вакытта безнең хуҗалык нигездә силос салу белән мәшгуль, туңга сөрү дәвам итә һәм көзге культуралар чәчү төгәлләнеп килә.


Рәшит Гыйниятов: «Иген басуларында улым белән эшлим»

Мин башта әти, гомер буе шофер булып эшләгән Гатаулла Габдулла улы белән эшләдем, ә хәзер улым Нияз минем белән эшли. Ул комбайн штурвалы артында икенче ел инде.
Минем төп һөнәрем -  электрик,  мин - универсал. Шуңа күрә техникадан тыш безнең хуҗалыкта электр өчен дә җаваплымын.
Әйтергә кирәк, мин очраклы рәвештә комбайнчы булдым. 1988 елда, урып-җыю кызган чорда бер комбайнчы авырып китте һәм хуҗалык җитәкчелеге миннән алыштырып торуны сорады. Шулай итеп мин СКД-6 «Сибиряк» комбайны штурвалы артына утырдым, анда биш ел эшләдем. Хәзер менә 13 ел инде «Дон-1500Б» агрегатында эшлим. Сүз уңаеннан, улым Нияз да мөстәкыйль эшли башлады. Башта практикада миндә булды, ә аннары үзе дә «Акрос-530» комбайны руленә утырды.
Хәзер комбайннарны кышкы саклауга куйдык, һәм мин кабат төп эшемдә.


Фәрдүс Миндубаев: «Уңыш сөендерде»

Бу ир-атны дуслары һәм хезмәттәшләре ачык, шат күңелле кеше, диләр. Шулай ук  бик тырыш та әле. Ул инде 45 ел  комбайн руле артында! Өстәвенә, Фәрдүс районның иң тәҗрибәле комбайнчысы гына түгел, ә алдынгы комбайнчыларның берсе дә.

Мин кечкенәдән әтием Мөхәммәди Миндубай улы белән туган авылым Шәле кырларына бара торган идем, - ди ул. – Үсә төшкәч, алтынчы сыйныфтан соң, ул миңа СК-3 комбайн штурвалы белән  идарә итүне ышанып тапшыра башлады. Беренче комбайным да шундый ук иде, аннары «Сибиряк» СКД-6да эшләдем. Соңгы егерме ике елда «Дон-1500Б» комбайнында. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, ышанычлы техника, әлбәттә, аны карап тотарга кирәк. Менә бу комбайнда мин ел саен яхшы нәтиҗәләргә ирешәм дә инде. Без партнерлар буларак, бер-беребезне яхшы беләбез дип әйтергә була. Ярдәмчем булып күп еллар инде мине теләсә кайсы вакытта алыштырырга сәләтле хатынымның энесе Фәнис Сафиуллин эшли.
Бу ел безнең өчен җиңелләрдән булмады. Шулай да агрономнар, механизаторлар һәм башка ярдәмче хезмәтләрнең уртак тырышлыгы белән яхшы гына уңыш алуга ирештек.


Рәдиф Әхмәтшин: «Эшсез тормыйбыз»

Ул тракторчы булып  әтисе Мәсгут Кәбир улы белән эшли башлаган. Ә инде соңрак, 2007 елда, КамАЗга күчкән. Сүз уңаеннан, «Уңыш-2019» нәтиҗәләре буенча район машина йөртүчеләре арасында ул икенче урынны алды.

Хәзер бездә кырлар зур, - дип сөйли Рәдиф, - мәсәлән, кайберләре базадан 50 километр ераклыкта урнашкан. Әмма эшебезне намус белән башкарабыз -  комбайннарның эшсез туктап торганы булмады. Бер көн эчендә уннан артык рейс башкарылды. Хәзер, бөртеклеләрне җыеп алганнан соң, басулардан силос ташыйм. Уңыш начар түгел, шуңа күрә  нәтиҗә дә яхшы,  минем исәптә - бер көндә 200 тоннадан артык яшел масса.  Урып-җыю һәм азык әзерләү вакытында без, шоферлар, машиналарны эш барышында сынатмасын өчен  яхшылап ремонтлыйбыз. Кайчагында басулардан кайтканнан соң  КамАЗны ремонтларга туры килә. Кирәкле барлык запчастьләр дә бар. Безнең инженерлар, эретеп ябыштыручылар, слесарьлар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Эшләр өчен  шартлар яхшы, хезмәт хакын вакытында алабыз, шуңа да тырышып  эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса