Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч кызлары матурлык конкурсында катнаштылар

Мамадыш районында «Кряшен чибяре-2021» матурлык конкурсы узды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 9 кыз көч сынашты, шуларның 2се – безнең район вәкилләре.

Кызлар бик озак әзерләнделәр, репетицияләргә бардылар, иҗади номерлар әзерләделәр, үз халкының барлыкка килү тарихын, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарттылар. Нәтиҗәдә, Питрәч авылыннан Аида Сахарова «Иң оста пешерүче», Керәшен Сәрдәсеннән Маргарита Петрова «Йолаларны яхшы белүче» номинациясендә җиңде. Аларга дипломнар, таҗлар, бүләк сертификатлары тапшырылды. Кызлар үзләренең хис-тойгылары белән уртаклаштылар.

Аида Сахарова



- Матурлык конкурсында беренче тапкыр катнашам. Катнашучылар арасында бик тату атмосфера булуы гаҗәпкә калдырды, без барыбыз да бер-беребезгә булыштык. Үз өстемдә эшләү - иҗади номерга образ булдыру, визитканы уйлау, керәшеннәрнең бәйрәмнәр һәм йолалары буенча белемнәрне арттыру аеруча кызык булды. Хыялларымның берсе - соло бию башкару чынга ашты. Мин иң оста пешерүче булдым. Барлык конкурсантлар кебек үк, икмәк пешердем. Үземне лаеклы чыгыш ясадым дип саныйм, мин моңа бик шат.


Маргарита Петрова



- Минем өчен конкурста катнашу ул - чираттагы тормыш баскычы, үзеңне ныклыкка тикшерү. Бу адымны ясарга күптән теләп йөрдем, әмма быел гына батырчылык иттем. Конкурста катнашуымнан һәм бик күп уңай тәэсирләр алуымнан бик канәгатьмен. Әлеге иҗади мәйданчык ярдәмендә үземне, иң яхшы сыйфатларымны, сәләтемне һәм матурлыгымны күрсәтә алдым.
Йомгаклап, яшьләргә мөрәҗәгать итәргә теләр идем. Үз максатларыгызга ирешегез, яңа үрләр яулагыз һәм юлыгызда очраган барлык кыенлыкларны ышанычлы рәвештә җиңегез. Һәрвакыт елмаегыз, чөнки елмаю һәм игелек кылу дөньяны матурлый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса