Питрәч һәм Ленино-Кокушкинода ишегаллары июнь ахырына кадәр асфальтланачак
"Безнең ишегалды" республика программасын тормышка ашыру дәвам итә.
Питрәчнең Перчков урамының 3 һәм 11 йорт ишегалларына вак таш һәм ком җәю буенча эшләр тәмамланган, асфальт салу соңгы этап булачак, бу эш якындагы 2 атнада үтәчәк. Шулай ук яктырткыч җайланмалар яңартылган, яңа баганалар кую планлаштырыла. Шундый ук эшләр Ленино-Кокушкино авылында башкарыла.
Киләсе атнадан юл эшчеләре Богородск авылында Центральная урамында 26, 28 нче йорт, ә ике атна дәвамында Кощак авылының 50 лет Победы урамын, 1 нче йорт ишегалларында эшне башларга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia