Питрәч мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре конкурста җиңделәр
Бу - китапханә, музей һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре.
Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре тарафыннан акчалата бүләк алуга конкурс йомгаклары билгеле булды.
Җиңүчеләр арасында Питрәчлеләр дә бар.
- "Иң яхшы китапханә" номинациясе - Күн авыл китапханәсе;
- "Иң яхшы музей" номинациясе - Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музее;
- "Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре" номинациясе - Пановка авылында күп функцияле үзәк директоры Евгений Ломовой, Колай авыл мәдәният йорты директоры Людмила Васина, Пановка авыл китапханәсе мөдире Татьяна Бикбаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia