Питрәч мәктәпләре укучылары «Янәшәдә ветеран яши» акциясенә кушылды
Акция 19 апрельдән 9 майга кадәр дәвам итә.
Безнең янәшәбездә сугыш юлларыннан үткән ветераннар яши. Алар елдан-ел кими бара. Бүгенге көндә аларның истәлекләрен саклап калу, ветераннарга ихтирам күрсәтү – яшь буынның төп бурычы.
Район мәктәпләрендә «Янәшәдә генә ветеран яши» хәйрия акциясе үткәрү матур традициягә әверелде. Аның барышында волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәл тыл хезмәтчәннәренең өйләренә баралар.
Шушы көннәрдә Шәле мәктәбе укучылары сугыш ветераны Гыймадиев Хәким Минһаҗ улы янында булдылар.
Хәким Гыймадиев бүген Шәле авылында яшәүче, сугыш юлларын узган бердәнбер кеше. Сугыштагы батырлыгы өчен ул ике орден һәм медаль белән бүләкләнгән.
Ветеран укучыларга үзенең тормышы турында сөйләде, сугыш хатирәләре белән уртаклашты.
Укучылар ветеранны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа