Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповның Җиңү бәйрәме белән котлавы

9 Май белән ветераннарны, тол хатын-кызларны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов котлады

- 1945 елның маеннан 76 ел вакыт узган, әмма Совет халкының батырлыгы әһәмияте көчәя генә бара. Дәһшәтле сугыш елларының барлык сынауларын һәм авырлыкларын  белмәүче дүртенче буын тыныч тормышта яши. Еллар узган саен безнең район халкы күңелендә атабабаларыбызның батырлыгы турында хәтер сакланачак. Бүген без һәлак булган һәм бүгенге көндә исән  сугышчыларны, тыныч тормышта
яшәүчеләрне - Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән барлык кешеләрне искә алабыз. Безнең районнан гына да 7785 кеше фронтка киткән, шуларның 5685е һәлак булган. Питрәч районы туган илебезгә өч Советлар Союзы  Герое үстергән. Бүген без кадерле ветераннарыбызга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең алда баш иябез! Сез - безнең горурлыгыбыз, ватанпәрвәрлек, батырлык, патриотлык үрнәге булып торасыз. Хөрмәтле тол хатынкызлар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары! Рәхмәт сезгә! Сез илебезне сугыш җимерекләреннән торгыздыгыз. Сезнең батырлык үрнәгендә бер генә буын тәрбияләнмәгән. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, озын һәм тыныч гомер, балалар һәм оныклар ихтирамын тоеп яшәвегезне телим! Сезнең гаиләләрдә тынычлык һәм иминлек булсын! Җиңү бәйрәме районның һәр кешесенә күңел күтәренкелеге һәм дәүләтебезнең Бөек киләчәгенә ышаныч китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса