Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч парына "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды

Әлеге пар инде 70 ел бергә гомер итә.

Прасковья Ивановна һәм Алексей Петрович Макаровлар 1952 елның ноябрендә өйләнешәләр. Алар Яңа Шигали авылында яшиләр

Өйләнешергә карар иткәндә миңа нибары 20 яшь иде, ә Алексей Петровичка – 24, - дип сөйли Прасковья Ивановна. - Кыш  җитеп килә иде. Дөрес, бу адымны ясаганчы, башта ике ел  очрашып йөрдек, өйләнешергә  ашыкмадык. Ул фронттан кайткан кеше, күпне күргән, күпне кичергән, ә мин бик яшь идем. 

Яшьләр гаилә корырга теләүләре турында туганнарына хәбәр итәләр. Ә аннан соң туй үткәрәләр. Ике якта да зурлап бәйрәм итәләр. Ул вакытта гадәт шулай була.

Туй алдыннан кызлар белән җыелышып кичә оештырдык, - дип искә ала Прасковья Ивановна, –егетләр үзләренчә билгеләп үтте. Аннары авыл Советында законлы рәвештә никахыбызны теркәделәр. Без хәтта  чиркәүдә дә никахлаштык, Казан янында урнашкан Царицынога бардык. Ул чакта безне беркем дә тыймады, алай эшләргә ярамый, дип тә туктатмады.  Ул вакытта барысы да башкача иде бит, дини ритуаллар тыелган иде. Минем хәтта ак күлмәгем дә бар иде, мин аны үзем тектем.

Ә алга таба, китапларда язылганча, алар  матур итеп гомер кичерә башлыйлар. Бер-берсен тыңлап, дус-тату яши алар. Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Башта улы Владимир, аннан өч кызы – Анна, Нина, Людмила. Гаиләдә дүрт бала булгач, ир белән хатын  йорт салганнар, алар хәзерге вакытта да шул йортта яшиләр. Авылда яшәүче барлык кешеләр кебек үк бакча, ярдәмче хуҗалык тотканнар. Хәзер дә аларның йорт яны участогы бик чиста, каралган, аны балалары һәм оныклары карап, тәртиптә тота.
Прасковья Ивановна гомер буе диярлек медпунктта санитарка булып эшләгән, ә Алексей Петрович - колхозда ветеринария фельдшеры, соңрак терлекчелек фермасы бригадиры булган. Өстәвенә, колхозда ул танылган кеше була. Намус белән эшләгән,эшкә мөнәсәбәте һәрвакыт җитди һәм төпле булган. Күп тапкырлар социалистик ярышта җиңүче, «Почет Билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесе белән бүләкләнгән.
Яңа Шигали халкы аның белән бик нык горурлана. Алексей Петрович - Бөек Ватан сугышы ветераны, җәмәгать эшлеклесе. Ул 1943 елда Кызыл Армия сафларына алына. Беренче Украина фронты составында Польшаны һәм Көнбатыш Украинаны азат итүдә катнаша. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Өенә 1951 елда гына әйләнеп кайта.
Ирле-хатынлы Макаровлар инде туксан яшьтән узган. Алексей Петрович 1926 елның августында, ә Прасковья Ивановна 1930 елның октябрендә туган.  Миңа күбрәк аның белән аралашырга туры килде, чөнки Алексей Петрович начар ишетә. Аның сүзләренә караганда, алар барлык  эш-мәшәкатьләрне бергә, бер-берсенең сүзен, киңәшен тыңлап хәл иткәннәр.

Ул миңа вак-төяк нәрсәләр өчен беркайчан да сүз әйтмәде - дип сөйли Прасковья Ивановна. Һәрвакыт минем белән  килешә иде,  ул үзен югары тотмады.  Ничектер менә шулай үзара килешеп яшәдек. Кыскасы, без яхшы, тыныч, бәхетле яшәдек, дип әйтә алам. Балаларыбыздан да уңдык. Барысы да тырышып хезмәт куйды, хәтта пенсиягә чыккач та эшләүләрен дәвам иттеләр.

Ирле-хатынлы Макаровларның хәзер җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Алар янында матур йорт төзеп, улы яши.
- Сез гадәти көндәлек эшләрне ничек башкарасыз? - дип кызыксындым мин. – Олыгая барган саен гап-гади эшләрне дә башкаруы авырлаша гына бара.

Өйдәге барлык эшләрне балалар эшли, - ди Прасковья Ивановна, - юалар да, пешерәләр дә, өйне дә җыештыралар. Улым кышын газ котелын һәрчак карап, контрольдә тота. Башта ничек без аларны тәрбияләсәк, хәзер алар безне тәрбияләп, кайгыртып торалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса