Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч пенсионерларына 10000әр сум акча күчерә башладылар инде

Бер тапкыр бирелә торган акчаны районның барлык халкы алачак. Бүгенге көндә бездә 9868 кеше «пенсионер» статусына ия.

Беркая да барып йөрергә кирәк түгел, түләү автомат рәвештә билгеләнә. Банк картасы аша пенсия алучы питрәчлеләргә акчаны электрон рәвештә күчерәләр. Питрәч авылында яшәүче Илшат Гайсаровка, әйтик, акча кичә, 2 сентябрь көнне килгән инде.

Мин пенсиягә 2 ел элек чыктым. Бу вакыт эчендә мондый өстәмәне беренче тапкыр алам. Әлбәттә, бу куанычлы хәл. Телефонны яңартырга һәм оныкларга бүләкләр алырга планлаштырам, - диде ул.

Пенсияне кулга алучылар түләүне пенсия белән бергә алачак. Әгәр акча сентябрь аенда килми икән, түләү соңрак башкарылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса