Питрәч приходларының ике проекты Президент грантлары фонды конкурсында җиңделәр
Җиңүчеләр исемлегенә шулай ук Татарстан митрополиясе приходлары тарафыннан тәкъдим ителгән 4 социаль әһәмиятле проект кергән.
Кощак авылының Троицк приходындагы "Кечкенә авылдан зур авылга" проекты ярдәм алды. Проект кысаларында биредә якшәмбе мәктәбе базасында балалар өчен бушлай фольклор дәресләр узачак. Балалар авылның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үзенчәлекләрен өйрәнәчәкләр, традицион биюләр, җырлар, уеннар, ир-атлар һәм хатын-кызлар һөнәрләрен үзләштерәчәкләр.
Рус Казысы авылы чиркәвендә эшләп килүче «Благовещение» православие тернәкләндерү үзәге «Благовещение һөнәрчелеге - хезмәт терапиясеннән һөнәри эшчәнлеккә» проекты кысаларында бәйлелектән җәфа чигүче кешеләрне реабилитацияләүне гамәлгә ашырачак. Чиркәүдә «Пешекче эше» һәм «Тимерче һөнәре» юнәлешләре буенча укыту оештырылачак. Уку барышында алынган белем һәм күнекмәләр бәйлелек белән көрәшкән кешеләргә эшкә урнашырга, җәмгыятьтә һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia