Питрәч прокуратурасы коллективы бүген үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә
Бер ел эчендә район прокуратурасына 700 гә якын мөрәҗәгать кергән. Шуларның 400 гә якыны прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан хәл ителгән.
Бу ел юбилей елы - Россия прокуратурасы оешуның 300 еллыгы билгеләп үтелә.
Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга Питрәч районы прокуратурасы коллективы да үз өлешен кертә. Монда югары класслы белгечләр эшли, алар үз һөнәрләренә һәм бурычларына тугры.
Алар алдында катлаулы, күпкырлы һәм җаваплы бурычлар тора. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елда район прокуратурасы 888 закон бозу очрагын ачыклады, - дип ассызыклады район прокуроры Алмаз Әхмәтшин, узган елга нәтиҗә ясап. – Хокук бозуларны бетерү максатыннан судка 197 гариза җибәрелде. 81 законсыз хокукый актка протест белдерелде, прокурорның 179 күрсәтмәсен карау нәтиҗәләре буенча 246 кеше дисциплинар җаваплылыкка, карар буенча - 15 зат административ җаваплылыкка тартылды. 22 вазыйфаи затка закон бозуларга юл куймас өчен кисәтү ясалды. Узган ел район прокуратурасына 692 мөрәҗәгать керде, шуларның 352се хәл ителде. Моннан тыш, район прокуратурасы хезмәткәрләре 234 кешегә карата 224 җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Коллегаларыма башкарган эшләре өчен рәхмәт! Бәйрәм белән котлыйм һәм яңа елда уңышлар, бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм яңа һөнәри казанышлар телим!
Район башлыгы Илһам Кашапов та гамәлдәге прокуратура хезмәткәрләренә һәм ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Югары профессиональлек, актив гражданлык позициясе һәм прокуратура хезмәткәрләренең яхшы абруе киләчәктә дә тотрыклылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуның нигезе булып торачак. Намуслы һәм җаваплы хезмәтегез, катлаулы һәм күпкырлы бурычларны үтәгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һөнәри үсеш телим, - дип билгеләп үтте Илһам Миңнеханович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia