Питрәч район халкы товар сыйфатыннан зарлана
Бу елның 7 аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына 61 мөрәҗәгать керде. Күбесе сәүдә өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозу өлкәсенә кагыла, мондый шикаятьләр 43 иде.
Калган мәсьәләләр ТКХ, көнкүреш һәм медицина хезмәтләренә карый. Мөрәҗәгатьләрнең 90 проценты сатып алучылар файдасына хәл ителә. Әмма алар һәрвакытта да хаклы түгел.
Теләсә нинди товарны беренче 14 көн эчендә кире кайтарып була, дип уйлау дөрес түгел. Мәсәлән, ялгыш сатып алынган даруны кире кайтарудан баш тарту законлымы, дип еш сорыйлар, - диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль башлыгы Марина Егорова.
Барлык даруханәләрдәдә бөтен кешегә күренеп тора торган урында «Даруханәдән сатып алынган тиешле сыйфаттагы дару препаратлары кире кайтарылмый һәм алыштырылмый» дип язылып куелган. Һәм бу дөрес. Шуңа күрә товарны сатып алганчы, аны җентекләп карарга һәм тикшерергә кирәк. Кибәк Иле авылында әлеге темага гражданнарны күчмә кабул итү булды, анда катнашучыларга кулланучылар хокуклары турында сөйләделәр. Очрашуга унлап кеше килде. Авыл җирлегендә 200 дән артык кеше яши, бер кибет эшли.
Без акрынлап районның ерак торак пунктларында булырга планлаштырабыз. Гражданнарга аларның хокукларын аңлатачакбыз, үзләрен борчыган сорауларга җавап бирәчәкбез, хезмәт күрсәтү һәм товар сату сыйфатын тикшерәчәкбез. Бигрәк тә көнкүреш техникасы, кием-салым, аяк киеме, - ди Марина Ивановна.
Белгечләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аңлатмалар биреп кенә калмый, судка шикаять һәм дәгъва гаризалары язарга ярдәм итә.
Авылдагы бердәнбер кибет безне кирәкле товарлар белән тәэмин итә, кайберләрен заказ буенча алып килә. Азык-төлекне һәрвакыт яңартып торалар, шуңа күрә без барысыннан да канәгать, - диде Кибәк Иле авылында яшәүче Равия Галәветдинова. - Кайвакыт товарларны Питрәч һәм Ленино-Кокушкинода сатып алабыз, - дип өстәде ул.
Сатучы хокукларыгызны чикләде һәм законны бозды дип саныйсызмы? Ул чакта 30482 телефоны буенча безнең хәбәрчеләргә шалтыратыгыз һәм хәлгә ачыклык кертергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia