Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов питрәчлеләрне Ураза-бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле питрәчлеләр!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Рамазан ае – гыйбадәт ае булды. Бер ай буена мөселманнар ураза тоттылар, догалар кылдылар, ифтар ашлары уздырдылар. Бу бәйрәм тынычлыкка өнди, олыларга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Бу кыйммәтләр барлык традицион дини конфессияләргә бертөрле якын һәм аңлаешлы. 
Ураза гаете бәйрәме мөбарәк булсын, барыбызга да рухи тынычлык бүләк итсен һәм үз көчебезгә ышаныч уятсын иде. Бу бөек бәйрәм  һәр йортка һәм һәр гаиләгә күнел җылылыгы, шатлык, татулык, игелек һәм иминлек китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса