Питрәч районы башлыгы мөмкинлекләре чикләнгән кызга планшет бүләк итте
Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Инвалидлар ункөнлегендә Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов мөмкинлекләре чикләнгән Анна Шәрәповага уку өчен планшет тапшырды.
Анюта Питрәч авылында гаиләсе белән яши, туганнан соң аңа ДЦП диагнозы куялар. Даими шөгыльләнү һәм реабилитация ярдәмендә кыз яшьтәшләреннән калышмый һәм быел беренче сыйныфка укырга керде. Атнага дүрт тапкыр аның янына укытучы килә.
Район башлыгы Анюта белән бер ел элек танышкан иде. Ул чакта «Теләкләр чыршысы» республика акциясе кысаларында ул аның исеме язылган карточканы алды һәм кызның хыялын башкарды — ул «Салкын йөрәк» мультфильмыннан Эльза курчагын алырга теләгән иде.
Илһам Кашапов кызның уку буенча бик тырышуын, аның алга китешен күрүен билгеләп үтте. Анюта үзенең укудагы уңышлары белән бүлеште, эш дәфтәрләрен күрсәтте һәм тәэсирләре белән уртаклашты.
Аның яраткан фәне - әйләнә-тирә дөнья, киләчәктә ул ветеринар булырга хыяллана. Шулай ук Анюта үзенең йорт хайваннары — песи, эт, балыклар турында сөйләде.
Яңа ел теләве турындагы сорауга кыз быел татлы бүләк алырга телим, дип җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа