«Питрәч районы бик зур үсеш кичерә»
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев Питрәч районында булды.
Иртән кунак район башлыгы Илһам Кашапов белән Көек, Богородск һәм Яңа Шигали авылларына барды, анда ул балалар бакчаларында булды, шулай ук урам-юл челтәрләренең торышын белән танышты. Ә инде төшке аш алдыннан көн кадагындагы проблемалар хакында фикер алышкан киңәшмәдә катнашты.
Без торак төзелеше буенча, бары тик Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән генә калышып, республикада 3 нче урында торабыз. Быел гына да 172 мең квадрат метр тирәсе торак файдалануга тапшырылган.
- Питрәч районы торак төзелеше, социаль-мәдәни объектларны үстерү өлкәсендә зур үсеш кичерә, - дип билгеләп үтә Илшат Сәхапович. - Соңгы 5-6 елда биредә торак тапшыру күләме 9 тапкыр артты. Мондый темпта төзү, әлбәттә юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелешенә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр китереп тудыра, - ди ул.
Аеруча да мондый мәсьәләләр балалы гаиләләр күпләп яшәгән «Светлый» һәм «Царево» торак комплексларында кискен тора. Бүген аларны хәл итәргә тырышалар. “Светлый”да бер балалар бакчасы ачылды, “Царево”да зур мәктәп һәм ике балалар бакчасы эшли, тиздән «Үсенте» дип аталган өченче балалар бакчасы ачылачак.
- Яңа ачылачак бакча 220 урынга исәпләнгән. Анда яшь ярымнан җиде яшькә кадәрге балалар өчен барлыгы 12 төркем булачак, - дип уртаклашты безнең белән «Царево» торак комплексында яңа балалар бакчасы мөдире Снежана Осипова. – Әлегә гаризалар кабул итү башланмаган, төзүчеләр кимчелекләрне, җитешсезлекләрне бетерәләр. Ноябрьдә ачылырга планлаштырабыз, - диде ул. Бу балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар биреләчәк.
Министрлык вәкиле Богородск авылындагы бик тузган хәлдәге мәктәпкәчә учреждениедә дә булды.
- Бу совет чорыннан калган агач бина. Әлбәттә, яңа балалар бакчасы кирәк, - диде ул үз хисапларында бу проблеманы кузгаткан район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе сүзләрен җөпләп. Шулай ук «Светлый» торак комплексында мәктәп, «Царево»да тагын бер балалар бакчасы төзү, юлларны төзекләндерү буенча тәкъдимнәр булды.
- Үтенеч-гозерләрегезне ишеттем. Алар хәл итмәслек түгел. Район алга таба да үссен өчен, федераль, республика финансларын җәлеп итеп, без барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга тырышачакбыз, - дип сүзен йомгаклады Илшат Сәхапович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа