Питрәч районы Богородск авылында атка атланган сәяхәтчене күргәннәр
Татарстанда атка атланган сәяхәтчене күргәннәр. Цзин Ли Россия буенча атка атланып сәяхәт итүе белән танылды. Бу юлы ул футбол буенча дөнья чемпионатын кабул иткән шәһәрләрдә була.
Сәяхәтен ул 21 мартта Усть-Джегутта (Карачаево-Черкесия) башлый. Маршруты Сочи, Ростов-на-Дону, Волгоград, Самара, Казан, Түбән Новгород, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләр буенча билгеләнгән, ә соңгы пункт - Мурманск булачак. Күптән түгел сәяхәтчене Питрәч районы Богородск авылында күргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia