Питрәч районы фермеры: Чыгымлы материалларны бәяләр күтәрелгәнче алып куясы иде
Харис Ибәтуллин 100 гектар җирендә арпа, бодай, горчица чәчәргә исәпли.
Фермерлар санкцияләр аркасында бәяләр күтәрелүгә борчыла.
Безнең өчен иң чыгымлы материалларга бәяләр күтәрелергә мөмкин дип куркып торабыз. Ашлама алып куйдым инде, соляркасын да алып куясы иде», — ди Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылыннан «КФХ Ибәтуллин» башлыгы Харис Ибәтуллин.
Харис Ибәтуллин 30 баш үгезе, 100 гектар җире булганын әйтте.
1999 елда башлаган идем бу эшне. Элек безгә 85 гектар җир һәм эш хакы хисабыннан бер карт сыер бирделәр. Үз акчам хисабына үстем. Илкүләм проект буенча кредитлар алып, аннары бераз үсешкә ирештем. Яшьләргә хәзер башлап җибәрергә ансатрак, чөнки хәзер программалар бар», — ди ул.
Яхшы фермер булу өчен, ул белдекле авыл хуҗалыгы белгече булу кирәк, дип саный.
Башлап җибәрер өчен әзрәк өстәрәк утырган, белгән кешеләрең булу кирәк», — дип тә әйтте.
Авыл кешеләренә, хуҗалыкларга арпа, бодай сатам, калганын хайваннарга ашатам. Былтыр уңыш начар булды. Арпа 11 центнер, бодай 20 центнер чыкты. Люцернаны гектарыннан өч центнер алдым. Әлегә шуңа риза булып яшәп торабыз. Чәчүгә әзерләнәбез, симәнә, техниканы чистартып әзерләп куйдык. Ашлама кыйммәтләнде бит, әз генә органик ашлама — тирес кертеп карамакчы идем», — диде Харис Ибәтуллин.
Ул быел горчица чәчәргә дә исәпли.
Калганы арпа, бодай булачак. Терлек ашатырга ризык кирәк була бит, пенсионерларга да сатасы булачак», — дип әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia