Питрәч районы июнь аенда эшсезлек буенча Татарстанда беренче урынны алды
Республикада барлыгы 10,4 мең эшсез кеше исәпләнә.
Агымдагы елның июнь аенда Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,52% тәшкил иткән.
Республикада эшсезлек буенча иң югары күрсәткечләр белән өчлеккә Питрәч (0,82%),Әлмәт (0,64%) районнары һәм шулай ук Казан (0,62%) кергән.
Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе - Ютазы, Лаеш һәм Минзәлә районнарында күзәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа