Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы хуҗалыклары урып-җыюга керештеләр

Болар - «Шали-Агро», «Агролак-К», Гаврилов исемендәге агрофирма, «Кощаковский» авыл хуҗалыгы предприятиесе, «А.Р. Дәүләтшин» һәм «Идриса» крестьян-фермер хуҗалыклары.

Район кырларына ашлык суктыруга 15 комбайн чыкты. Басуларда район башлыгы Илһам Кашапов та булды. Ул аграрийлар белән аралашты һәм көзге культураларның әзерлеген бәяләде.

Район буенча бөртекле культуралар мәйданы 33 543 га тәшкил итә, шуннан 3562 га – көзге арыш, 3293 га – көзге бодай.

Хәзер хуҗалыклар көзге бодай басуларында эшлиләр. «Агролак-К» ҖЧҖ комбайннары 109 га мәйданлы кырга чыктылар, ә «Шәле-Агро» шушы көннәрдә 80 гектар мәйданда уңыш җыеп аласы бар.

Бүгенге көндә район буенча 463 га көзге бодай, 924 тонна ашлык суктырылган. Уңдырышлылык - 19,96 ц/га.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса