Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Күн авылында 17 млн сумга мәдәният йортын ремонтлаячаклар

Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Питрәч районының Күн авылында авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау башланды. Биредә ремонт соңгы тапкыр 2010 елда үткәрелгән. 

Эшләр билгеләнгән: бу - җылылык, электр, бизәкләү эшләре, инженерлык челтәрләрен алыштыру, бина эчендә санузел урнаштыру. Финанслау 17 млн сум тәшкил итәчәк", - дип аңлатты Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

Моннан тыш, кайбер биналарны өлешчә үзгәртеп планлаштыру эшләре башкарылачак, вокал белән шөгыльләнү һәм костюмнарны саклау өчен бүлмәләр җиһазландырылачак.

Атна башында бина эчендә кайбер конструкцияләрне демонтажлау башланды, параллель рәвештә сәхнәдә ремонт эшләре бара, гримерная җиһазландырыла. Аз мобильле гражданнар өчен киләчәктә шулай ук кирәкле уңайлыклар барлыкка киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса