Питрәч районы кәсепчесе мичтә ипи пешерә
Икмәкне ул инде җиде ел үзмәшгуль буларак җитештерә
Икмәк пешерүченең йорты яныннан узганда һәркем ирексездән авыл тормышы мохитенә чума. Такталардан салынган сукмак агач йорт янына илтә, сул якта утын әрдәнәсе, янәшәдә тагын кечерәк кенә бер агач корылма кала. Марат Хәйруллин анда инде 7 ел кирпеч мичкә утын ягып 7 төр икмәк пешерә. Ак, бодай-арыш, арыш ипиләре, Италия чиабаттасы... Аларның кайберләренә Алтай җитене, кабак, көнбагыш, йөзем белән хөрмә орлыклары кушыла. Ул продукцияне Казанда сата, кайчагында сатып алучылар өйдән дә килеп алалар. Камыр басканда чүпрә кулланмый, алар урынына үзе ясаган оеткылар сала. Бу процесска заманча җиһазларны мөмкин кадәр азрак җәлеп итәләр, күбрәк кул хезмәте керә. Үзмәшгуль статусында Марат Хәйруллинга хезмәткәрләр ялларга ярамый. Камырны әзерләү этабында аңа бу һөнәрне үзләштерергә теләгән авылдашлары булыша.
– Иртән сәгать алтыда йокыдан торабыз. Камыр изәбез, аны азык тартмаларына салабыз, алты сәгать дәвамында басып торабыз. Аннары камырдан шарлар формалаштырабыз. Алар кабаралар, без аларны төрәбез, аннары камыр тулысынча өлгереп бетсен өчен кәрзингә салып куябыз. Камырны беренче сортлы он, аш тозы, кое суы, колмак оеткысыннан басабыз, - дип аңлатты Марат Робертович.
Мич янында ул берүзе генә эшли, махсус көрәк белән ипине мичкә тыга, кичке сәгать 7-8дән төнгә кадәр вакытын шунда уздыра. Якынча 150 буханка ипи пешерә. Бу иң җаваплы этап, процессны күздән ычкындырсаң, ипи көеп тә китәргә мөмкин.
Бу шөгыль зур идеяның бер өлеше генә: ул үз тегермәнен һәм туристик мәйданчык булдырырга хыяллана. Аның урыны инде сайланган.
- 7 ел бу юнәлештә эш алып барам. Иске Йорт авылында элек генерал Куропаткин утары булган. Үз акчасына ул 7 тегермән салдырган, анда җирле халык тарттырырга чимал китергән. Хәзер тегермәннәр җимерелде, аларның нигезләре генә калды, минем бу эшне дәвам иттерәсем килә. Район буенча 7 тегермән эзлим, шуларның дүртесен таптым инде. Үз чималымны җитештерәсем килә. Хәзер бер төрле онны тегермәнчедән сатып алам, икенчесен – күпләп сату складыннан. Ә үз тегермәнем булгач, ул минем складым булачак. Ашлыкны үзем үстерәсем килә: җир дә, фикердәшләр дә бар, - дип сөйләде ипи пешерүче.
Ул якын киләчәктә грантка заявка бирергә һәм Иске Йортта Мишә елгасы яры янында җирле халык һәм район кунаклары килә алсын өчен җитештерү мәйданчыгы булдырырга ниятли. Алар эш барышын күзәтеп тора һәм үзләре нәрсә дә булса әвәләп ясый алачаклар. Мәйданчыкны пекарня, ял итү зонасы тулыландырыр, дип планлаштырыла.
Марат Хәйруллин бу авыл кешесе түгел, безнең районга Яр Чаллы шәһәреннән күчеп килгән.
- Мин һәрвакыт кешеләргә файда китерерлек әйбер булдырырга теләдем. Чөнки мичтән яңа пешкән ипи чыкканын күрү әйтеп бетергесез тәэсирләр тудыра.
Мин һәрвакыт авылга тартылдым. Гаиләм белән киңәшләштек тә, милекне сатып монда күченеп килдек. Йорт салдык. Без өйне утын ягып җылытабыз, – диде ул. - Балачакта әбием һәм әнием белән авыллар буенча йөрдем, һәр өйдә мич бар иде, ә анда пешкән камыр ризыкларын беркайчан да ашап караганым булмады. Шул чакта үземнең, балаларымның шундый мөмкинлеге булса иде, дип уйлап куйган идем. Уем чынга ашты, - дип сүзен йомгаклады әңгәмәдәшем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа