Питрәч районы лагерьларында коррупциягә каршы чаралар үткәрелде
Аларны әңгәмәләр, квестлар, рәсемнәр һәм плакатлар бәйгеләре рәвешендә оештырдылар. Барлыгы 493 укучы җәлеп ителде.
Питрәч районының алты мәктәп яны лагерендә һәм ике Хезмәт һәм ял лагерендә балалар белән коррупциягә каршы чаралар үткәрелде.
Мәсәлән, Царевода «Прогресс» лицее каршындагы «Эколята» лагерында «Без коррупциягә каршы» дигән чара узды. Балаларга коррупциянең нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр, аның сәбәпләрен билгеләделәр.
Шулай ук балалар проблемалы мәсьәләләр турында күмәк фикер алышуда катнаштылар.
Мондый чаралар балаларда коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыра, намуслылык, тәртип тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа