Питрәч районы май аенда эшсезлек буенча Татарстанда өченче урынны алды
Антирейтингны Нурлат һәм Әлмәт районнары җитәкли.
Агымдагы елның май аенда Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,52% тәшкил иткән.
Республикада эшсезлек буенча иң югары күрсәткечләр белән өчлеккә Питрәч (0,8%), Нурлат (0,64%) һәм Әлмәт (0,64%) районнары кергән. Дүртенче урында Казан (0,63%). Бишлекне Аксубай (0,62%) районы йомгаклый.
Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе - Лаеш, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнарында күзәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа