Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы парклары һәм скверлары нинди хәлдә?

Моны махсус комиссия ачыклады. Алар ”Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү” программасы буенча төзелгән 8 объектны тикшерделәр.

Шәле, Кощак, Ленино-Кокушкино, Богородск авылларындагы ял итү зоналарында тәртип, чөнки һәр участокта ишегалды җыештыручылары беркетелгән. 

Район үзәгендә исә башка күренеш. Биредә урам себерүчеләр юк. ”Дуслык” паркында барлык чүп савытлары да тулган – күптән чыгарылмаган, күрәсең. Җирдә шешәләр, кәгазьләр, фантиклар ята.

Балалар бездән, өлкәннәрдән үрнәк алалар. Әгәр без чүп-чарны теләсә кая атмасак, алар да атмаячаклар. Аларны балачактан ук җәмәгать урыннарында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтергә кирәк. Минекеләр чүпләмиләр, башка сабыйларның да чүп-чар ташлаганнарын күргәнем булмады. ”Дуслык”та тәртипсезлек кичләрен барлыкка килә. Бәлки, яшьләр эшедер, - дип фикерләре белән уртаклаша Эльмира Куянова.

Хәер, ял итүчеләрнең күбесе, бигрәк тә яшь әниләр, бу паркның тышкы кыяфәтен уңай бәялиләр.

Безгә бик ошый. Балалар белән бирегә еш киләбез. Матур, уңайлы, фонарьлар, эскәмияләр бар, - ди Светлана Степанова.

Кайберәүләрнең балалар мәйданчыгында җиһазларны тулыландыру буенча теләкләре бар.

Әйе, безне барысы да канәгатьләндерә. Әмма таганнар җитми. Алар хәзер 3. Балалар кичләрен еш кына атыныр өчен чиратка басалар, - дип өстәде Гөлнур Шәрәфиева.

Күршедәге Җиңү паркында бәйрәмнәрдә генә халык күп, гадәти көннәрдә ул буш. Чисталык буенча монда да бар да тәртиптә түгел. Брусчаткаларда үлән үсә, ә куакларны кычыткан һәм әрекмән баскан.

Һичшиксез, зур өмә үткәрергә кирәк, - ди район башлыгы ярдәмчесе Валентина Урысова. Аның белән бергә территорияләрне төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Михаил Беляков, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтленең җәмәгать ярдәмчесе Эльгиза Фәйзуллина да йөреп чыкты.

Шул ук көнне Сәламәтлек скверын җыештыруга Питрәч районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре чыкты. Алар һәр атна саен чәршәмбе өмәсе үткәрәләр. Территориядә уңайлы. Биредә эскәмияләр бар, балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән.

Монда безнең пациентлар саф һава суларга чыга. Еш кына якында яшәүче балалы ата-аналар килә, - ди хастаханә хезмәткәре Алсу Нәҗмиева.

Бу көнне комиссия барлык кисәтүләрне дә теркәде, алар якын арада проблеманы хәл итү юлларын эзләячәкләр. Михаил Беляков билгеләп үткәнчә, ял итү урыннары турында кайгыртучы кешеләр табу иң яхшы вариант булачак. Әмма халыктан да сакчыл караш күрсәтүләрен сорыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса