Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы суды алиментлар түләмәгән өчен төзәтү эшләрен билгеләде

Хөкем ителүченең алиментлар буенча зур бурычы булган.

Җәмәгать судьясы карары буенча районда яшәүчеләрнең берсе балигъ булмаган баланы карап тоту өчен алиментлар түләргә тиеш. Тик ул бу вазыйфадан берничә тапкыр читләшкән. Шуңа да 40 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган. Әмма шуннан соң да ир-ат рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, балага матди ярдәм итмәгән. Алимент түләүдән качып йөрү сәбәпле, аның зур бурычы җыелган.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен таныды. Питрәч район суды хөкем ителүчене РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм аңа, хезмәт хакыннан 10% ын дәүләт кеременә тотып, тугыз ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, - дип билгеләп үтте суд пресс-секретаре Алсу Кулагина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса