Питрәч районы сыерлар саны буенча шактый калыша
Моны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә Рөстәм Миңнеханов безнең республикада терлекләрнең баш саны темасына кагылды. Аның сүзләренә караганда, ун ел элек Татарстанда 100 ишегалдына 54 сыер туры килгән, ә хәзер нибары 21 сыер. Ягъни күрсәткеч 3 тапкырга диярлек кимегән. Соңгы елларда хәлне тотрыкландырып булды, шулай да шәхси хуҗалыкларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә һәм шәхси хуҗалыкларда терлек азыгы, көтүлекләр һәм терлек үрчетү өчен башка шартларны тәэмин итүгә ныклап тотынырга кирәк, дип билгеләп үтелә. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Питрәч, Лаеш һәм Югары Ослан районнарында хәл шактый борчулы – аларда 100 ишегалдына нибары 6 сыер туры килә, дип билгеләп үтте.
- Ә бит мөмкинлек зур - сөт сатарга, керем алырга була, - дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia