Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы ТКХ хезмәткәрләре бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Мартның һәр өченче якшәмбесендә коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Безнең «Питрәч коммуналь челтәрләре» ТКХ МУПта йөзгә якын кеше эшли, - дип сөйли оешма җитәкчесе Әмир Хәйбуллов. - Безнең төп бурыч - халыкны су, җылылык белән өзлексез тәэмин итү, шулай ук канализация челтәрләренең эшләвен күзәтү. Күп фатирлы йортлардан тыш, без мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә, мәктәпләргә, социаль-мәдәни объектларга хезмәт күрсәтәбез.

Һөнәри бәйрәм алдыннан катлаулы коммуналь аварияләрне бетерүдә катнашкан авария бригадасы хезмәткәрләрен дә билгеләп үтәсе килә. Алар - слесарь Петр Волостнов, шофер Валерий Утяганов, слесарь Ильяз Яруллин, экскаваторчы Виктор Астраханцев һәм котельный операторы Валерий Трофимов.

Петр Волостнов, шофер-слесарь

Мин бу оешмада уникенче ел эшлим. УАЗик, манипулятор йөртүчесе дә, слесарь да булдым. Суүткәргеч, канализация челтәрләрендә аварияләрне бетерү белән шөгыльләнәбез. Бу кышны салкыннар аркасында эш артты: туң тирән төшкән, шуңа күрә торбалар ката. Экскаватордан соң туңган җирне кулдан казырга, тишелгән  урынны эзләргә туры килә. Җир кату аркасында су канализация коеларына барачак, димәк, эш икеләтә артачак. Быел ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшләргә туры килә. Кайчагында тәүлек буе да, чөнки безнең төп бурыч - аварияләрне бетерү һәм эшне торгызу.


Ильяз Яруллин, слесарь

Бригадада өч кеше эшлибез. Безнең белән тагын бер слесарь - Вячеслав Липатов та хезмәт куя. Иртәдән кичкә кадәр бөтен район буенча аварияләр булган урынга барабыз. Безне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди  һава торышында чакыртырга мөмкиннәр. Беркем дә зарланмый, барысын да яхшы аңлыйбыз. Чөнки  йортларда су һәм җылылык булу безнең сыйфатлы эшебезгә бәйле. Язын кызу эш  вакыты булачак, бигрәк тә слесарьлар өчен. Җәен дә эш җитәрлек: яңа йортлар өчен коелар эшлибез, искеләрен ремонтлыйбыз. Хәер, ел әйләнәсендә кул кушырып утырмыйбыз, эшебез һәрвакыт җитәрлек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса