Питрәч районы торак төзелеше буенча лидер булып кала
Шуның белән бергә социаль объектлар - мәктәп, балалар бакчалары, медучреждениеләр төзелә.
Питрәч районында төзелештә уңай динамика саклана. Район башлыгы Илһам Кашапов муниципалитет Советы утырышында әнә шулай дип белдерде.
Безнең район файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы буенча Татарстанда 3 нче урында һәм җан башы исәбеннән гомуми мәйдан буенча 1 нче урында тора. 2021 елда районда гомуми мәйданы 202380 квадрат метр булган торак файдалануга тапшырылган. Социаль объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 2,2 миллиард сумлык 19 программа тормышка ашырылган.
Богородский авыл җирлегендә 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, 2 балалар бакчасы төзелде. Надеждино һәм Колай авылларында халыкка хезмәт күрсәтүнең блок-модуль пунктлары, Карповкадагы ФАП, Яңа Шигали авылындагы гомуми практика табибы офисы барлыкка килде. Питрәчтә «балалар шәһәрчеге» төзекләндерелә. Татар Тау Иле авылында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды. Кощак авылында биологик чистарту корылмалары төзелде.
Кинотеатр бинасы, 2 мәктәп азык-төлек блогы, Шәле табиблык амбулаториясе, район үзәк хастаханәсендә балалар поликлиникасы һәм район үзәк хастаханәсе хатын-кызлар консультациясе бинасы, балалар сәнгать мәктәбе, 8 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасы яңартылды. «Безнең ишегалды» программасы буенча Колай, Пановка һәм Шигали авыл җирлекләрендә 19 йорт яны территориясен төзекләндерү буенча эшләр башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа