Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы үзәгендә донор көне узачак

Акция 17 февральдә 9.30дан 13.00гә кадәр Питрәч район үзәк хастаханәсе базасында узачак.

Район хастаханәсе территориясендә кан тапшыруның мобиль пункты ачылачак. Барлык теләүчеләр донор була һәм кан салуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә ала. Донорга туклану өчен 700 сум күләмендә компенсация түләнәчәк.

Мәҗбүри шартлар:

  • үзең белән паспорт, полис яки СНИЛС, шулай ук саклагыч битлек һәм перчаткалар булу;
  • хроник, кискен йогышлы, психик авырулар, онкология, бронхиаль астма, бавыр, йөрәк-кан тамырлары системасы  авырулары булмау;
  • ОРВИ кичергәннән соң – кимендә 2 ай, ә хастаханәдән тыш пневмониядән соң 6 ай узарга тиеш;
  • кан тапшырганчы 14 көн эчендә йогышлы авырулар белән авыручылар белән элемтәгә керергә ярамый;
  • күптән түгел генә ясалган  операцияләр вакытлыча каршылык булачак;
  • донорның авырлыгы 56 килограммнан да ким булмаска тиеш.

Кан бирү алдыннан майлы, итле һәм сөт ризыкларын кабул итүдән тыелырга кирәк. Җиңелчә иртәнге аш булырга тиеш  - икмәк-булка әйберләре белән баллы  чәй, сок рәвешендә. Кан һәм аның компонентларын тапшырганнан соң, хезмәткәргә өстәмә ял көне бирелә. Хезмәткәр теләге буенча ул еллык түләүле отпускка өстәлергә яки ел дәвамында башка вакытта файдаланылырга мөмкин.

Барлык сораулар буенча Питрәч район үзәк хастаханәсенең “кайнар линиясенә” 8-900-327-96-79 телефон номеры буенча  мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса