Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районына Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан килде

Визит барышында Татарстан митрополиты башлыгы Феофан һәм Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов район үзәгендә Православие чиркәве төзелеше буенча мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Очрашу вакытында чиркәүне төзү өчен берничә территория каралды, шулай ук белгечләр белән бергә әлеге территорияләргә төрле коммуникацияләр урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алышынды. Очрашу нәтиҗәсендә, әлеге мәсьәлә буенча эшче төркем булдыру карар ителде. Бу төркемгә иҗтимагый оешма вәкилләре дә керәчәк.
Митрополит Феофан шулай ук революциягә кадәр үк Питрәчтә урнашкан, Сергей Радонежский, Николай Чудотворец һәм изге Троица хөрмәтенә аруландырылган чиркәүдә, район үзәгендәге Николай Чудотворец хөрмәтенә салынган чиркәүдә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса