Питрәч районының Татар Казысы авылына кем нигез салган?
Үзәнле таулы урынга кечкенә генә инеш буена урнашкан бер татар авылы бар. Ул безнең авыл - Татар Казысы. Руслар аны Отар-Дубровка дип йөртәләр. Ул Казан шәһәреннән 70 км ераклыкта урнашкан. Авыл кайчан төзелә башлаган? Кем аңа исем биргән? Аңа кем нигез салган?
Казан ханлыгына 1550 нче елларда Нугай урдасыннан төркем-төркем Нугай татарлары күчеп килә. Шуларның берсе булган Казы морза үзенең кешеләре белән Мишә елгасының сулъяк кушылдыгы булган кечкенә елга буена килеп утыра. Казы морза исеме белән бу елга Казы елгасы дип атала башлый. Соңрак төзелгән авыллар да аның исеме белән йөртелгән. Мәсәлән, Рус Казысы, Иске Казы, Керәшен Казысы, Татар Казысы. Татар Казысы турыдан-туры аның исеме белән бәйле. Бу язма чыганаклар белән раслана..
Бу авылга беренче кеше нинди шартларда һәм ничек нигез салуы билгеле. Ул чыгышы белән Нугай татарларыннан. Аның исеме - Теки Янчурин. Рәсми документларда Казан ханлыгы алынганчы ук бу җирләр Теки Янчурин кулында була. 1558-1583 нче елларда Ливон сугышында үзен күрсәткәне өчен аңа шактый гына җирләр өстәп бирелгән.Теки Янчуринга аның биләмәләре 1604 нче елда жалованье грамотасы белән вотчина итеп бирелә.Теки Янчуринның туган елы билгесез, ул 1612 нче елда вафат була. Аның нәселен дәвам итүче өч улы - Туйбак, Гайбак, Җансар кала. Авыл имән урманы белән янәшә тора, авыл халкы агачны кисеп, төпләп сөрү җирләре булдыра. Руслар бу авылны Отар-Дубровка дип йөрткәннәр. Отар-утар, дубровка-имәнлек, ягъни- имәнлектәге утар.
XVI-XVII гасырларда милли изүгә дини изү дә өстәлә. Татарларны көчләп христиан диненә кертү башлана. Авыл картлары рус миссионерларын алдап авылга кертмәгәннәр.
1718 елларда авылның күпчелек кешесе корабль төзү өчен урман кисүдә эшләгән.
XVII-XIX гасырларда авыл Казан губернасының Лаеш өязенә кергән. Авылда мәчет һәм мәдрәсә төзелгән. Авыл халкы дини белем алган.
1861 елда, архив документлары буенча, Лаеш өязенең халык уку йортлары җитәкчесе Клыков ведомосте нигезендә мәктәп-мәдрәсә ачыла. Укытучы итеп Нуретдинов Гыйлаҗетдин билгеләнә. Кайбер авылдашлар Казан һәм Бухара мәдрәсәләрендә укуларын дәвам итеп, имам булалар. Шуларның берсе Сәлахов Ибраһим Казанның элеккеге мэры Камил Исхаковның бабасының әтисе.
1914 елда Беренче бөтендөнья сугышына авылдан 150 кеше китә. Алар арасында Георгий хачы кавалеры Хәбибуллин Даут та бар.
1918 елда мәктәптә дин сабагы укыту туктатылып, дөньяви фәннәр генә укытыла башлый. Укытучы һәм мәктәп мөдире итеп Шиһапов Рабделрәүф билгеләнә.
1930 елда авылда коллективлаштыру үткәрелә. Кулак дип саналган 11 гаиләне авылдан куалар. Колхоз Туйбактин исемен ала. 1933-37 елларда (колхоз рәисе Әхмәдуллин Заһидулла) колхозда зур төзелешләр башлана: ат, сарык, сыер, җәнлек фермалары, клуб, идарә, ашлык амбары биналары, пекарня төзелә. 1934 елда бер линияле телефон элемтәсе үткәрелә. Балалар өчен ясле һәм площадка ачыла. Колхоз кызыл армия өчен нәселле атлар үрчетү эшенә керешә. Арба, чана, сбруй кебек кирәк-яраклар колхозның үзендә ясала. 1937 елны колхоз бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 22 центнер уңыш алып, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша һәм алтын медальгә лаек була. Колхозның беренче хезмәт ударниклары: Сираҗиев Мөхәмәтхан, Саттаров Хәбибулла, Сабиров Хәсән, Хәбибуллина Сабира, Дәүлиева Хәмдениса, Фатыйхова Хәдичә, Бикмуллин Гали, Валитов Хәким. Колхозга беренче керүчеләр: Бикмуллин Нәбиулла, Вәлиева Шәмҗиһан, Вәлиев Хатип, Зарипов Бәдретдин, Ибниев Ибраһим, Низамиев Вәлиәхмәт, Шиһапов Габдерәүф, Рәхмәтуллина Шәмсия, Хәерзаманова Маһирә, Саттаров Мөхәммәтхан, Сәгъдиев Мәгъсүм, Ситдиков Мирза. Колхозның беренче җитәкчеләре: рәис - Бикмуллин Нәбиулла, бригадир - Сираҗиев Мөхәммәтхан, Сәгъдиев Мәгъсүм, Ибниев Ибраһим, ферма мөдире - Сабиров Хәсән.
Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдан 214 кеше фронтка китә, шуның 93е яу карында ятып кала. Тылда картлар, хатын-кызлар тырышып эшлиләр. Сугыш елларында колхоз председателе Сәгъдиев Мәгъсүм, авыл Советы рәисе Шайдуллин Сафиулла, бригадирлар Валиева Гәйшәбикә, Рахматуллина Гөлҗиһан, Шиһапова Минниса. Авылыбызның 58 кешесе Бөек Ватан сугышы (1941- 1945 еллар) елларында "Тырыш хезмәтләре өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
1960 елда авылга су трассасы сузыла, урамнарга колонкалар куела, авыл уртасына күпер салына. Авыл Советы рәисе Гаязов Гыйльметдин булган.
1961 елда авылда беренче электр лампочкасы яна. 1977 елда яңа мәктәп төзелә. Мәктәп директоры - Бикмуллин Вахит Шамсевәли улы. Ул шушы мәктәптә 44 ел математика укыта, 28 ел мәктәп директоры булып тора. 1994 елда яңа мәчет ачыла. Мәчет халык көче белән төзелә. 2005 ел - "Татарстан" колхозы тарала. ООО "Инвест-груп" барлыкка килә. 2009 ел - "Инвест-груп" тарала. "Макс Ойл" агрофирмасы гына кала. 2000 елда авылга газ, телефон керә.
Бүгенге көндә авылыбыз гөрләп тора, тормыш үз агымына дәвам итә.
***
Районыбыздагы һәрбер авыл бай тарихка ия. Авылларыбызда тырыш халык яши.
Газета укучыларыбыздан туган авыллары тарихы, анда яшәүчеләр турында кызыклы язмалар көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia