Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районына Чехиядән сыерлар алып кайттылар

Элек-электән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да, зур авыл хуҗалыгы оешмаларында да савым сыерларын берничә ел саен яңарту һәм тулыландыру каралган.

Безнең крестьянфермер хуҗалыгы 2014 елда оешкан. Беренче вакытта Әлбәдендә 35 савым сыеры бар иде. Хәзер хуҗалыкның өч бүлекчәсендә 242 сыер, шул исәптән Әлбәдендә 80 сыер бар, аларның 63е – савым сыерлары, – дип сөйли бүлек идарәчесе Евгений Семенов. - Биредә көнгә 1200 килограммнан артык сөт тапшыралар. Һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 19 литр тәшкил итә. Сыерлар Мишә елгасы ярындагы болыннарда йөри һәм сусыл үлән белән тукланалар, - дип билгеләп үтте ул.

Фермада идарәчедән тыш сыер савучы Ирина Казакова, терлекче Рамил Галиуллин, көтүче Анатолий Казаков, механизаторлар Рафаэль Гыйматдинов һәм Миңнулла Дәүләтшин эшли.

16 июльдә безгә махсус техника белән Чехиядән таналар алып кайттылар, – дип дәвам итте әңгәмәне Евгений Семенов, – машина йөртүчеләрнең сүзләренә караганда, юлга нәкъ 7 тәүлек вакыт киткән. Хайваннар үзләрен яхшы хис итә, хәзер алар карантин уза, ул 1 ай дәвам итәчәк. Таналарга 18-20 ай, тиздән бозаулаячаклар. Алып кайтканнан соң анализ өчен кан алынды, вакцинация үткәрелде, туберкулинизация ясалды. Хәзер алар районның ветеринария хезмәте күзәтүе астында. Чехия сыерларыннан елына 8-9 тонна сөт алырбыз дип көтәбез, - дип планнары белән уртаклашты идарәче.

Таналар җәйге кардаларда асрала, тукланыр һәм ял итәр өчен бина эченә керәләр. Алар алдында һәрвакыт коры печән, катнаш азык, су, тоз ята.

Бу таналар тыныч, тыңлаучан, кулга ияләшкән, ашарга яраталар. Аларга махсус карау таләп ителми. Безнең климатка һәм шартларга тиз ияләшерләр дип өметләнәбез. Бозаулаганнан соң күп сөт бирә башлаячаклар, - ди Чехия сыерлары турында терлекче Рамил Галиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса