Питрәч районында 200гә якын яңа ел чаралары үткәрелде
Яңа ел каникулларында питрәчлеләр ничек ял итте һәм алар бәйрәм чараларыннан, территорияләр бизәлешеннән канәгать калганмы, болар турында безнең материалдан укыгыз.
Районда 200гә якын яңа ел чаралары үткәрелде, анда 10 меңнән артык кеше катнашты.
Питрәчлеләр Яңа ел каникулларын саф һавада күңелле үткәрде. Район үзәгендәге балалар шәһәрчегендә балалар тавышы һәм музыка тынып тормады. Биредә бозлы таудан шудылар, биеделәр һәм тимераякта шудылар, кызыклы конкурс-уеннарда катнаштылар, концертлар, театральләштерелгән тамашалардан ләззәт алдылар.
Һәр көнне балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары иҗат коллективлары шәһәрчек кунакларының күңелләрен күрде. Шулай ук наратлыкта да кешеләр актив ял итте, анда чаңгы базасы эшләде һәм шугалак ясалды. Кышкы каникуллар вакытында «Батыр» кинотеатры да ябылмады, тамашачыларны Яңа ел фильмнары белән сөендерде. 30 киносеанс үткәрелде, анда 1070 кеше булды.
Ерак авылларда яшәүчеләргә дә күңелсезләнергә ирек бирмәделәр, алар өчен төрле күңел ачулар оештырылды.
Без питрәчлеләргә бәйрәм чараларын оештыру ошаганмы, юкмы икәнен ачыклау өчен соцчелтәрләрдә сораштыру үткәрдек. Респондентларның 87 проценты канәгать булуын әйтте, алар күңел ачу һәм локацияләрнең күп булуына куанган. Сораштырылучыларның 89 проценты быел урамнарның ут бизәлеше һәм кар сыннары ярдәмендә аеруча матур булуын билгеләп үтте.
- Бәйрәм, матур бизәлеш, күтәренке яңа ел кәефе булдырулары өчен зур рәхмәт, - дип язды районның рәсми аккаунтында Валентина Вавилова.
Шул ук вакытта халык чыршылар, таулар һәм шугалаклар барлык авыл җирлекләрендә дә булырга тиеш дигән фикерен дә белдерде.
- Без халыкның барлык теләкләрен узган елдан бирле исәпкә алырга тырыштык. Һичшиксез, күпләр яңа ел кәефе алды. Бер елдан соң тагын да яхшырак булсын өчен халык фикерен алга таба да исәпкә алачакбыз, - дип ассызыкладылар район матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа