Питрәч районында 2022 елда төзекләндереләчәк ишегалларында яшәүчеләр белән очрашулар башлана
Киләсе елга «Безнең ишегалды» Президент проектына районда 19 ишегалды керде.
13 декабрьдә Питрәч районында 2022 елда төзекләндереләчәк ишегалларында яшәүчеләр белән очрашулар башлана.
Бүгенге көндә ишегалды чикләре, күздә тотылган проектлар һәм схемалар әлегә әзерлек стадиясендә. 13 декабрьдән без ишегалларына бара башлыйбыз. Белдерүләр булачак. Шуңа күрә бу ишегалларда яшәүчеләрне актив катнашуларын сорыйм. Сез бүгенге көнгә ничек планлаштырасыз, киләсе елга шулай эшләнәчәк", - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.
Кашапов искәрткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы Татарстанда ике ел дәвамында гамәлгә ашырыла.
Нәтиҗә яхшы! Биш ел дәвамында 2014 елга кадәрге барлык ишегаллары ремонтланырга тиеш", - диде ул.
2022 елда Питрәч авылында — биш, Ленино-Кокушкинода — унбер, Кощакта — ике, Богородскийда — бер ишегалды төзекләндереләчәк. Эшләр комплекслы рәвештә канализация һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру белән бергә башкарылачак. Бу эш район бюджеты хисабына башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа