Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында 8 мәктәп яны лагере эшли

Июнь аенда сәламәтләндерү лагере ачылды, июль аенда хезмәт лагере булачак.

Районда 1 июньнән Яңа Шигали, Колай, Ленино-Кокушкино, Кощак, Татар Тау Иле, Пановка, Шәле, Богородск авылларында 8 мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты. Аларда барлыгы 434 бала теркәлгән. Июнь аенда сәламәтләндерү лагерьлары эшли. Балалар ял итә, уйный, спорт белән шөгыльләнә.

Богородск авылы лагерында балалар вакытны күбрәк спорт мәйданчыгында уздыралар. Волейбол, баскетбол, футбол уйныйлар, скакалкада сикерәләр. Беренче сменада 50 бала. Бу узган елдагыга караганда күбрәк.

Безнең смена «Олимпиец» дип атала, шуңа күрә монда спортка күп игътибар бирелә, - дип аңлатты лагерь җитәкчесе Алсу Иванова. - Сыйныф бүлмәләрендә дә дәресләр уза. Мәсәлән, без еш кына балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына багышланган презентация күрсәтәбез, мөһим кагыйдәләр турында искә төшерәбез, - дип билгеләп үтте ул.

Лагерьлар 8.00дән 14.00 сәгатькә кадәр эшли. Ике тапкыр туклану – иртәнге һәм төшке аш оештырылган. Июль аенда хезмәт лагерьлары сменалары башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса