Питрәч районында алдан тавыш бирү көне үтте
Питрәч районында тугыз авыл җирлегендә агымдагы елның 9 сентябрендә үтәчәк сайлауларда, муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына алга таба депутатлыкка “Бердәм Россия” партиясеннән тәкъдим ителәчәк кандидатлар билгеләү өчен алдан тавыш бирү көне үтте.
Алдан тавыш бирүдә райондагы 9 мәйданчыкта 182 сайлаучы һәм алдан тавыш бирүдә катнашучы 18 кеше, ә Питрәч мәйданчыгында барлыгы 58 сайлаучы һәм 2 кеше катнашты. Алдан тавыш бирүне оешкан төстә үткәрү һәм тавышларны санау өчен 9 эшче төркем булдырылды.
Татарстан Республикасында өстәмә сайлауларда хакимиятнең җирле органнарында 247 депутат мандатын алыштыру планлаштырыла, аларның 196сында “Бердәм Россия” үз кандидатларын күрсәтергә ниятли.
Сентябрьдә Питрәч районында барлыгы 10 депутат сайланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia