Питрәч районында алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителде
Шушы көннәрдә Көек авылының «Яшьлек» торак комплексында ике йорт файдалануга тапшырылды. Гаиләләр яңа фатирлардан күптән көткән ачкычлар алдылар.
Узган ел бу торак комплекста дүрт йорт файдалануга тапшырылды, ә бүген ике күпфатирлы йортта яшәүчеләр өй туйларын билгеләп үтәчәк. Алар барысы да «Бриз» төзелеш компаниясе тарафыннан төзелеп беткән.
«Яшьлек» торак комплексы күзгә күренеп үзгәрә. Бүгенге көндә биредә алты йорт файдалануга тапшырылган. Барлык коммуникацияләр дә ясалган, тротуарлар, юллар салынган.
Һәр йорт янында 13 һәм 14 номерлы йортлардагы кебек үк балалар өчен уен мәйданчыклары төзелде, территорияләр яшелләндерелгән. Анда 35 һәм 24 фатир урнашкан. Аларның хуҗалары өчен бәхетле, көтеп алынган көн килеп җитте.
«Яшьлек» торак комплексында эшләр әле дәвам итә. Подрядчының планында - халык өчен мөһим булган социаль объектлар төзү.
- Питрәч районы җитәкчелеге белән килешенгән проект бар. Ул 1124 урынга исәпләнгән мәктәп, 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм поликлиника кебек объектлар төзүне күздә тота, - диде безгә төзелеш компаниясе җитәкчесе Андрей Беляков.
Гаиләләргә ачкычларны тантаналы шартларда тапшырдылар. Бу вакыйгага катнашы булган һәр кешегә район башлыгы Илһам Кашапов рәхмәт белдерде. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев катнашты. Алар инвалид бала тәрбияләүче Гөлназ Денисованың фатирында булдылар. Илһам Кашапов гаиләгә өй туена телевизор, ә балага яңа ел күчтәнәчләре һәм уенчык бүләк итте.
- Дүрт ел дәвамында без йортлар төзелеше тәмамлануын көттек. Һәм, ниһаять, бу бәхетле вакыйга булды. Без көтеп алынган ачкычлар алдык, - дип шатлыгы белән бүлеште Гөлназ Денисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа