Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау башланды

Беренчеләрдән булып эшкә «Агролак-К» ҖЧҖдә керештеләр

Аграрийларның кышын да эшләре тынып тормый. Мастерскойларда эш гөрли. Без Колайдагы  авыл хуҗалыгы предприятиесендә булып кайттык.


- Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау бездә ноябрь уртасында башланды, - дип сөйли хуҗалыкның баш инженеры Александр Калашников. - Тырмаларны ремонтлап бетерәбез диярлек. Безнең хуҗалыкта алар нәкъ 100, шуларның 10нан артыгын гына рәтлисе калды. Аларны көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң ук ремонтлый башладык, - дип билгеләп үтте ул.

Мастерскойда бер бригада эшли - тимерче, эретеп ябыштыручы һәм ике слесарь.

Шул ук вакытта тракторларны, автомобильләрне ремонтлау белән тракторчылар һәм шоферлар үзләре шөгыльләнә. 6 МТЗ-1221 тракторының 3сенә капиталь ремонт ясалачак, калган 3сен агымдагы ремонт көтә. Хуҗалыкта шулай ук 7 МТЗ-82 тракторы бар, аларны да ремонтлаячаклар.

- Сыйфатлы ремонт өчен запас частьләр җитәрлек. Шуңа планлаштырылганның барысын да үтәячәкбез, - ди баш инженер. Кышкы саклауга 4 комбайн - икешәр «Полесье» һәм «Нива» куйдылар. Хәзер үзйөрешле «МакДон» чапкычларына капиталь ремонт ясала. Шушы көннәрдә катокларны ремонтлауга керешкәннәр. Алар барлыгы 10. Алар белән бертуган абыйлы-энеле, слесарьлар Руслан һәм Данис Кәримовлар шөгыльләнә.

- Мин монда дүртенче ел эшлим. Нигездә техника ремонтлыйм. Шулай ук кыр эшләре вакытында механизаторларга булышырга басуларга да чыгабыз, - ди Руслан.

- Бүген катоклар ремонтлыйбыз, көненә 3-4 данә туры килә. Тузган подшипникларны, валларны һәм башка детальләрне алмаштырабыз. Өлкән хезмәттәшебез, тимерче һәм эретеп ябыштыручы Александр Титов безгә ярдәм итә, - ди ул. Аның кулдашы Данис «АгролакК»га армиядә хезмәт иткәннән соң, ярты ел элек килә.

- Җәен дә эшсез тормадык. «Нива» машинасында механизаторларга төшке һәм кичке ашлар ташыдык. Запчастьләр алырга да бардык, - дип өстәде ул. Хәзер хуҗалык фермаларында 5 трактор эшли. Алар, нигездә, терлекләрне ашату һәм тирес җыештыру процессына җәлеп ителгән.

Питрәч хуҗалыкларында бу кышта 208 трактор, 66 ашлык җыю комбайны, 78 чәчкеч ремонтлау планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса