Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында авыл хуҗалыгы техникасын тикшерделәр

Республикада авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча конкурс бара.

Әлеге бәйге безнең районда да узды. Аны Татарстан Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков җитәкчелегендәге комиссия үткәрде.
Комиссия районның алты хуҗалыгында булды. Нәтиҗәдә, «Ак барс-Питрәч» ҖЧҖ иң күп балл җыйды, икенче урында - «Шәле –Агро» ҖЧҖ һәм өченче урында - «Макс-Ойл» ҖЧҖ.

Гомумән алганда, районда техниканы кышкы саклауга кую буенча эш тиешле дәрәҗәдә бара, - диде сүзен йомгаклап Мөнир Әфраемович, - әлбәттә, җитешсезлекләр дә бар. Җаваплы кешеләр аларны якын арада урыннарда бетерергә вәгъдә иттеләр.


ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса