Питрәч районында балтырган 70 га территориядә чабылган
Территорияләрне эшкәртү июнь ахырында башланды.
Питрәч районында балтырган белән көрәшү дәвам итә. Бүгенге көндә куркыныч һәм агулы үсемлек 67,5 га территориядә чабылган.
Шигалида - 50 га, Питрәчтә - 12 га, Кощакта — 2 га, Ленино-Кокушкинода - 3,5 га территориядә эшләр тәмамланган, хәзер балтырган үсә торган локаль кечкенә участоклар чабыла», — дип хәбәр итте район матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Питрәч районында территорияләрне зарарлы чүп үләненнән эшкәрткәндә химик составлар кулланмыйлар, чөнки биредә балтырган, нигездә, елга ярларында үсә, ә су саклау зонасында химикатлар кулланылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа