Питрәч районында барлык һәйкәлләргә ревизия үткәрәчәкләр
1 апрельдән Питрәч районында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе акциясе старт алды.
Активистлар, партиянең җирле бүлекчәсе волонтерлары, яшь гвардиячеләр, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре Ленино-Кокушкино авылының Җиңү һәйкәле территориясен җыештырдылар.
ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова яңа партия инициативасы турында белдерде: «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге республикадагы барлык һәйкәлләргә ревизия үткәрәчәк һәм алар торышына бәя бирәчәк. Әлеге мониторинг нәтиҗәләре буенча, партия муниципалитетлар белән берлектә, аларның торышы турында ачыкланган мәгълүмат нигезендә һәйкәлләрне карау эшен оештыра. Ленино-Кокушкино авылында һәйкәл янында акция старт алды, анда сугыштан кайтмаган 437 якташыбызның исемнәре һәм фамилияләре язылган.
Һәйкәлләрне чистарту буенча акция районда ел саен, язын старт ала. Акция кысаларында активистлар һәлак булучылар һәйкәлләре торышын тикшерәчәк, 9 майга Бөек Ватан сугышында Җиңүне символлаштырган бу истәлекле урыннарны тәртипкә китерү өчен җыештырачаклар, чистартачаклар, - дип сөйләде партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Екатерина Сорокина.
Ә «Яшь Гвардия» иҗтимагый хәрәкәте активисты Анна Гаврилова билгеләп үткәнчә, алар мондый җыештыруга язын гына чыкмый.
Без һәйкәлләр территорияләрендә ел әйләнәсе тәртип урнаштырабыз. Бу безнең өчен хәтер, без аны хөрмәт итәбез, онытмыйбыз, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа