Питрәч районында "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыруга әзерлек башланды
Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Питрәч районында «Безнең ишегалды» Президент программасын тормышка ашыруга әзерлек, шулай ук 2020 һәм 2021 елларда төзекләндерелгән территорияләрне тикшерү башланды.
Бу атнада 2020 һәм 2021 елларда ишегалларын төзекләндергәннән соң төзәтәсе калган эшләр буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда төзелеш бүлеге һәм идарәче компанияләр катнашты.
Белгечләр һәр ишегалды буенча "үтеп", кайдадыр яшелләндерү өстәргә, кайдадыр грунт алып килергә кирәклеген, кайберләренә кече архитектура формалары җитмәве турында сөйләтеләр", - дип хәбәр итте район хакимияте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Параллель рәвештә быел төзекләндерергә кирәк булачак ишегалларын әзерләү эшләре башланды. Район башлыгы Илһам Кашапов җирле бюджет хисабына ремонтланачак күп фатирлы йортларның инженерлык челтәрләрен алыштыру буенча сметаны яңадан карарга һәм төгәлләштерергә кушты.
Гомумән алганда, быел муниципалитетта 19 ишегалды төзекләндереләчәк. Узган ике елда шундый ук күләмдә ишегалды төзекләндерелде. Биш ел эчендә Питрәч районында 95 ишегалды ремонтлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia