Питрәч районында Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр
Белем бирү учреждениеләре аеруча да активлык күрсәтте..
Бөтендөнья сәламәтлек көне - үз сәламәтлеге, тәне һәм рухының ныклыгы турында кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга омтылучы һәркем өчен мөһим бәйрәм.
Бөтендөнья сәламәтлек көнендә профсоюз инициативасы белән Татарстан Республикасының барлык белем бирү оешмаларында профсоюз зарядкасы узды.
Питрәч районы да бу чарадан читтә калмады. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, район мәктәпләре укучылары сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр.
Мәсәлән, Питрәч беренче мәктәбендә дәресләр башланганчы «Иртәнге зарядка» флешмобы оештырылды. Ә «Айгөл» балалар бакчасы тәрбиячеләре музыка астында иртәнге зарядка ясадылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа