Питрәч районында бәйрәм көннәрендә иң популяр булган урыннар билгеле
Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
25 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Питрәч районында Яңа ел бәйрәмнәрендә, шул исәптән онлайн чараларда 75 меңнән артык кеше катнашты.
Чаралар районның җиде мәйданчыгында оештырылды. Төрле торак пунктлардагы паркларда һәм скверларда 20дән артык вакыйга булды, аларда 3 меңнән артык питрәчле катнашты. Район халкы һәм кунаклары саф һавада үткәрелгән уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.
Мәдәният учреждениеләрендә 378 чара үткәрелде, аларда 75 842 кеше катнашты. Яңартылган «Батыр» кинотеатрында 35 сеанс күрсәтелде, аларда 1 866 кеше булды.
Яңа Ел бүләкләрен балалар бакчаларында тәрбияләнүче 2 465 балага, 6 305 укучыга, шул исәптән район башлыгы чыршысында катнашучы 700 балага тапшырдылар. Шулай ук район буенча махсус категорияле 642 балага бүләкләр тапшырылды.
Яңа ел бәйрәмнәре тыныч үтте. Питрәчлеләр кинотеатр эше белән кызыксындылар, чөнки ул капремонттан соң ачылды гына әле. Боз сарае популярлык казанды, анда тимераякта массалы шуу оештырылды. Чаңгы трассасы да эшләде, көн саен биредә йөздән артык кеше булды», — дип сөйләде район хакимияте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia