Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында чәчү ахырына якынлаша

Аграрийларның көйле эше нәтиҗәсендә чәчү эшләре тәмамланып килә. Көзге культураларның торышы да куандыра.

Районның иң зур хуҗалыгы - «Ак барс-Питрәч» ҖЧҖда сабан культуралары 11302 гектар мәйдан били. Сабан бодае, арпа һәм орлыкка кукуруз чәчү төгәлләнгән инде.

- Ел һәрвакыт бер төсле килми, һәр язның үз көйсезлекләре бар, - дип билгеләп үтте хуҗалык агрономы Айрат Миңнуллин. - Без сабан культураларын чәчүгә 3 майдан керештек. Хәзер финиш сызыгына чыктык дип әйтергә була. Безнең игенчеләр көнгә 800 гектарга якын чәчәләр.
Басуларда 4 чәчү комплексы (бер «Флексикойл» һәм өч «Хорш» маркалы) эшли. «Нью Холланд» тракторлары руле артында Ринат Шәрәфетдинов, Павел Андриянов, Альберт Мостафин һәм Рушан Гайфуллин. Динар Заһидуллин МТЗ-1221 тракторында эшли. Кукуруз һәм көнбагыш чәчүдә мондый маркалы тракторларда Илшат Әхмәтов, Илнар Заһидуллин, Ранис Гыйззәтуллин, Илшат Сафин һәм Алексей Савельев эшлиләр.
Районның алдынгы механизаторларының берсе Рушан Гайфуллин өч тапкыр язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча «Кыр батыры» дип танылды. Хәзер дә ул иң яхшылар арасында.
- Мин быел тугызынчы тапкыр чәчү кампаниясендә катнашам, ә механизаторлык стажым 20 елга якын. Әйе, һава торышының үз көйсезлекләре бар, әмма без һәр матур сәгатьтән файдаланырга тырышабыз. Мин, мәсәлән, көнгә 40 гектар норма буенча 90-95 гектар чәчәм. Хәзер ял итәргә вакыт юк, басуда кунабыз диярлек. Миндә чәчүче булып яшь егет Радик Сафин эшли. Ул тырыш, үз эшен бик яхшы башкара, - диде Рушан Гайфуллин.
Машина йөртүче Рөстәм Нигъмәтҗанов шулай ук алдынгы шофер, ул урып-җыю нәтиҗәләре буенча машина йөртүчеләр арасында ике тапкыр җиңүче булды.
- Басуларыбыз ерак. Шуңа да карамастан, төп эшебезне тиешенчә башкарабыз . Чәчү комплекслары шундый кызу эш чорында тик тормасын өчен орлык, ашламаларны вакытында кайтарабыз, - ди тәҗрибәле шофер.

 

Районда чәчү культураларының гомуми мәйданы 35900 гектар тәшкил итә. Барлыгы 75 процент җир чәчелгән. План буенча 19900 гектарны бөртекле культуралар биләячәк, эшләр 95 процентка төгәлләнгән. «Макс-Ойл» ҖЧҖ, «Пестрецыагрохим» ҖЧҖ - язгы чәчүне тулысынча төгәлләделәр, ә «Ак барс-Питрәч» ҖЧҖ – 90 процент.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса