Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында чистарту корылмалары төзелеше бара

Аларны бу ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Проектны республика акчалары хисабына 2019 елда әзерләгәннәр. Эшләр 2020 елда старт алды. Ул вакытта кирәкле корпуслар һәм биналар төзүдән башлаганнар. Бүген объектта технологик җиһазларны монтажлау бара, соңрак эшләтеп җибәрү эшләренә керешәчәкләр.

План буенча чистарту корылмаларын бу елның декабрь ахырына кадәр төзәтеп бетерәчәкләр, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

Питрәч авылында да чистарту корылмалары төзелде. Хәзер урында эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре белән шөгыльләнәләр.
Ике объектны да төзү «Экология» илкүләм проектының «Идел елгасын төзекләндерү» федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды. Проектның максаты – елгага агучы пычрак юынтык суларны өч тапкырга киметү, су сыйфатын яхшырту һәм тулаем республика территориясендә елганың экологиясен яхшырту. Моның өчен 1,4 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Әлеге чистарту корылмалары гамәлдәге системага кушыла. Алар авылның социаль-мәдәни объектларына – мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортына хезмәт күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Илкүләм проектлар