Питрәч районында ел башыннан балалар катнашында җиде авария булган
Республикада һәм районда 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” оператив-профилактик чарасы үтә.
Ул балалар юл-транспорт травматизмы профилактикасы, юлларда яшүсмерләрнең һәм балаларның үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен искә төшерү максатыннан оештырыла. Районда ел башыннан балалар катнашында җиде авария булган. Аларда бер бала үлгән һәм җиде бала зыян күргән. Республика юлларында агымдагы елның җиде аенда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 329 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда дүрт бала һәлак булган, 339ы җәрәхәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа