Питрәч районында Җиңү көне ничек узды?
Бу турыда безнең материалда.
Быелгы 9 Май башка елдагылардан үзгә булды. Шулай да әйләнә-тирәбездә ниләр генә
булмасын, безнең геройлар, аларның батырлыклары турында хәтер онытылмый. Бөек Җиңү көненә багышланган чаралар шул турыда сөйли.
"Үлемсез полк" акциясе, бәйрәм концертлары быел онлайн режимда узды. Ветераннарны социаль челтәрләрдә дулкынландыргыч постлар, флэшмоблар, фотографияләр, видеороликлар белән хөрмәтләделәр. Һәр йортта гаиләләр үз геройларын искә төшерделәр, фотоальбомнар карадылар һәм тыныч кына рәхмәтләрен әйттеләр. Волонтерлар һәм гади халык ил өчен горурлык билгесе итеп флаг элделәр, ата-аналар балалар белән бергә үз фатирларының тәрәзәләрен Җиңү турындагы рәсемнәр һәм рәхмәт сүзләре белән бизәделәр.
Хәзерге вакытта безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 12 ветеран яши. 9 май көнне иң иҗади котлауны алар мәдәният бүлеге хезмәткәрләреннән алгандыр, мөгаен. Җиңү эмблемасы белән бизәлгән автомобиль Җиңү көненә багышланган җырлар яңгыратып ветераннар яши торган йортларга барды. Алар күз яшьләре аша елмаеп, тәрәзәләреннән күзәтеп карап тордылар.
Шулай ук бу көнне барлык авыл җирлекләрендә сугышчы-авылдашларын искә алдылар, һәйкәлләргә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.
Район башлыгы Илһам Кашапов катнашында Ватанны саклаучыларга районда өч яңа һәйкәл ачу тантанасы бу көннең иң әһәмиятле вакыйгасы булды. Көек авылының "Светлый" торак комплексында мондый һәйкәл әле беркайчан да булмаган, Кибәч авылында инде икенче һәйкәлне сафка бастырганнар, ул үзара салым акчасына төзелгән. Яңа һәйкәл авылның үзәгендә, күп функцияле үзәк янында торгызылды. Анда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның исемнәре, шулай ук сугыштан исән кайтып Кибәч җирендә хезмәт куйган һәм җирләнгән сугышчыларның исемнәре дә язылган.
Өченче һәйкәл район үзәк хастаханәсе янында "Сәламәтлек" скверында ачылды. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында солдатлар гомерен саклап калган медицина хезмәткәрләренә багышланган. 1941-1945 елларда фронтка безнең районнан 19 табиб һәм медицина хезмәткәре киткән. Аларның тугызы хәрби бүләкләр белән бүләкләнгән.
- Сугышның өченче көнендә иң беренче булып Совет Армиясе сафларына НКВДның Пановка 3 номерлы төзәтү колониясе санитар часте башлыгы Георгий Иванович Петрушин алына. Ул Төньяк-көнбатыш фронтның 84 нче укчылар дивизиясенең 17 көнбатыш укчылар полкында ефрейтор исемендә хәрби фельдшер булып хезмәт итә. 1941 елның июлендә яралана һәм госпитальнең башка яралы кешеләре белән бергә әсирлеккә эләгә. Берничә концлагерь аша уза, Носмарт шәһәрендә хәрби әсирлектәге рус офицерлары лазаретында эшли. Сугыштан соң ул бөтен гомерен медицинага багышлый. Төрле елларда ул пановка хастаханәсе фельдшеры булып эшли, даими рәвештә аның баш табибы вазыйфасын да башкара, Татар тау Иле ФАПы мөдире булган, табиб фтизиатр, хирург, дерматолог, терапевт, фельдшер булып эшли. Моңа аның бай тәҗрибәсе һәм югары кешелек сыйфатлары ярдәм иткән.
Шәфкать туташы Флера Николаевна Казакова 1942 елның маеннан Совет Армиясендә хезмәт итә. Яралылар өчен 17 литр канын тапшыра. 1945 елда яраланган немецларга ярдәм күрсәтү өчен Кенигсбергка җибәрелә, биредә Җиңүне каршылый. Хезмәт итү елларында ул Сталин имзасы белән 10 Рәхмәт хаты ала.
Кощак участок хастаханәсе мөдире Елизавета Леванова тормышында да сугыш була. 1943 елда ул бер еллык курсларны тәмамлый һәм үз теләге белән фронтка китә, эвакогоспитальдә шәфкать туташы булып эшли, аннан кече лейтенант исемендә мөстәкыйль санитар батальон санинструкторы була. 1945 елның маенда Германиянең капитуляциясе турындагы документларга кул куйганда СССРдан понятойлар составында була, - дип сөйләде безгә Питрәч үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наталья Ксенафонтова.
Бәйрәм чаралары коронавирус инфекциясен таратмау буенча барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia